Алабуга интернат-йорты командасы шәһәр спартакиадасында катнашты

2020 елның 7 декабре, дүшәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында Алабуга муниципаль районында инвалид спортчылар арасында шәһәр спартакиадасы узды. Әлеге чарада Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр дә актив катнашты.

«Ак көймә» шахмат-шашка клубында узган шахмат турнирында интернат-йорт командасы искиткеч нәтиҗәләр күрсәтте. Социаль хезмәтләр алучы Альберт Бекмухамедов – беренче, Валерия Камилова һәм Александр Ткачев – дүртенче һәм бишенче урыннарны яуладылар.

Спартакиадада катнашу – үзеңне күрсәтү, үз көчеңне сынау һәм яңа дуслар табу өчен менә дигән мөмкинлек. Мондый спорт чаралары ярдәмендә инвалидлыгы булган кешеләр үз мөмкинлекләренең чикләрен елдан-ел киңәйтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International