«Игелек бүләк ит» мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм фонды 10 еллыгын билгеләп үтте

2020 елның 7 декабре, дүшәмбе

3 декабрьдә, Халыкара инвалидлар көнендә, Әлмәттә «Игелек бүләк ит» мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм итү фондының 10 еллыгы уңаеннан фестиваль узды. Бәйрәм кунаклары арасында «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге вәкилләре дә бар иде.

Юбилей тантанасы уңаеннан фонд директоры Г.Р. Әюпова тарафыннан талантлы рәссам Ренат Сафархановның мини-күргәзмәсе оештырылды. Бәйрәм кунакларын «Җиңел канатлар» урам театры креатив чыгышы белән сөендерде.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «Игелек бүләк ит» фонды «Кайгырту» комплекслы үзәге белән инвалид балалар проблемаларын хәл итү кысаларында тыгыз хезмәттәшлек итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International