«Асылташ» приютында балаларны мәрхәмәтле булырга өйрәтәләр

2020 елның 7 декабре, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында педагоглар Халыкара инвалидлар көненә багышланган «Җылылык нурларын бүләк итик» дип исемләнгән тематик сәгать уздырдылар. Чараның максаты – үсеп килүче буынның игътибарын сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемаларына җәлеп итү, шулай ук үз сәламәтлекләре өчен җаваплылык хисе формалаштыру.

Тәрбияләнүчеләр гыйбрәтле видеороликлар карадылар, көн саен төрле чикләүләр һәм авырлыклар белән очрашучы инвалидларның авыр тормышлары турында белделәр. Балалар үз сәламәтлекләренә карата сакчыл мөнәсәбәт кенә түгел, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә мөмкин кадәр ярдәм итүнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International