Яңа ел – балаларның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе, ул һәрвакыт әкият һәм могҗиза белән очрашу. Бөгелмә районының «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Яңа ел кичәләре программасын төзи, әкияти киемнәр әзерли һәм, әлбәттә инде, теләкләрне хәзердән үк фаразлый башладылар.
Учреждение белгечләре һәм педагоглары Яңа ел атмосферасын хупладылар һәм үз куллары белән балалар өчен могҗизалар ясадылар: балаларга тематик бәйрәм бүлмәләре булдырырга булыштылар, тәрәзәләрдә бизәкләр ясадылар, чыршы бизәделәр. Өй шартларын булдыру өчен быел өлкәннәр үз тәрбияләнүчеләре өчен сюрприз әзерләделәр – тылсымлы Кыш бабай бүлмәсе ясадылар. Чыршы, камин, чайкала торган кресло, җылы юрган, әкияти утлар һәм йомшак уенчыклар – болар барысы да тылсымлы һәм бәйрәм атмосферасы тудыра.