Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Халыкара инвалидлар көненә багышланган дартс һәм шашка буенча ярышлар узды. Чараның мәртәбәле кунаклары арасында Татарстан Республикасының «Спорт хәрәкәте» инвалидлар төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Әсхәт Галиев иде.
Ярышлар мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында өстәл һәм спорт уеннарын популярлаштыруга юнәлдерелгән иде.
Катнашучылар күңелле һәм файдалы ял үткәрделәр. Ярыш нәтиҗәләре буенча жюри җиңүчеләрне билгеләде. Барлык катнашучылар да грамоталар һәм татлы призлар алдылар, ә җиңүчеләр медальләр, кубоклар, грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.