3 нче декабрь көнне Питрәч муниципаль районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Хәзинәләр утравы» дигән анимацион чара уздырдылар. Питрәч мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбенең кече мәктәп яшендәге балалары мавыктыргыч чарада катнаштылар.
Кечкенә хәзинә эзләүчеләр беркем дә яшәми торган утрауда алтынны табу өчен каршылыкларны җиңәргә тырышты. Барлык биремнәрне укучылар оста һәм тапкырлык күрсәтеп, бик яхшы башкардылар.
Чара кәефне күтәрде һәм танып-белү сәләтен дә үстерде. Бәйрәм ахырында һәр катнашучыга бүләкләр тапшырылды.