«Асылташ» приютында тәрбияләнүчеләр иҗади сәләтләрен үстерә

2020 елның 7 декабре, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында иң кечкенә тәрбияләнүчеләр белән рәсем ясау эшчәнлеге буенча коррекция-үсеш бирә торган дәресләр даими үткәрелә. Алар балаларның иҗади сәләтләрен, вак моторика һәм кул хәрәкәтенең координациясен үстерүгә, рәсем ясауның төрләрендә осталыкларын формалаштыруга юнәлдерелгән.

Мондый дәресләрнең берсендә кечкенә рәссамнар яңа, традицион булмаган техниканы – каты пумала белән рәсем ясауны үзләштерделәр. Балалар рәхәтләнеп күңелле мәче ясарга кереште. Күп кенә балаларның өйдә песиләре бар икән, шуңа күрә мәктәпкәчә яшьтәге балалар үзләренең йорт хайваннары, аларның гадәтләре һәм яраткан тәм-томнары турында аерым җылылык белән сөйләделәр.

Балалар эшләре кызыклы һәм матур килеп чыкты. Һәр бала үзенең рәсемдәге дустына кызыклы кушамат уйлап тапты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International