ЯҢАЛЫКЛАР


7
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында Бөгелмә районы «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Бергә уйныйк» дигән бәйрәм чарасы узды.

3 декабрь көнне Яр Чаллы шәһәрендә «Үз-үземә ышанам» проекты кысаларында берьюлы өч учреждениедә спорт чаралары узды. Шашка һәм дартс буенча «Челнинская газета» басмасы редакциясе һәм Татарстан Республикасының «Спорт хәрәкәте» инвалидларның региональ иҗтимагый оешмасы ярдәме белән үткәрелгән чемпионатлар һәм беренчелекләр инвалидлар декадасына багышланган иде.

Инвалидлар декадасы кысаларында Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре волонтерлар белән берлектә берничә мәдәни-күңел ачу чарасы уздырдылар. Катлаулы эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, планлаштырылган акцияләрнең һәм чараларның төп өлеше онлайн-форматта уза.


4
декабрь, 2020 ел
җомга

Гражданнарны кабул итү датасын күчерү турында карар Россия Федерациясе Хөкүмәте тәкъдиме нигезендә кабул ителде.

Казанның «Восхождение»  инвалидларны тернәкләндерү үзәге эшчәнлеге «Демография» милли проекты кысаларында, шул исәптән, мөмкинлекләре чикле булган кешеләрне үстерүгә һәм изоляцияне җиңүгә юнәлдерелгән.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының 2021 нче елга эш максатлары һәм күрсәткечләре өчен ачык тавыш бирү тәмамланды. Ведомствоның өстенлекле бурычлары өчен барлыгы 7 942 кеше тавыш бирде.

3 декабрь көнне Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында шахмат-шашка турниры булып узды. Чараның максаты – социаль хезмәт алучыларның актив яшәү рәвешен булдыру һәм «Уен терапиясе» инвалидларны социаль тернәкләндерү технологиясен тормышка ашыру .

Быел Әлмәт шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» милли проекты кысаларында халыкны эш белән тәэмин итү хезмәтләрен модернизацияләү проектында катнашты.

1 декабрь көнне Әлмәт муниципаль районындагы «Кайгырту» үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә юрисконсульт коррупция һәм башка хокук бозуларны профилактикалау буенча аңлату-агарту эше үткәрде.

Быел «Абилимпикс» инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча VI Милли чемпионатында Татарстан командасы мактаулы икенче урынны алды. Команда уңышына ишетми торган катнашучылар да үз өлешләрен кертте. Аларның чемпионаттагы казанышларын Бөтенроссия саңгыраулар җәмгыятенең Татар республика бүлеге рәисе Венера Гаулстон җентекләп күзәтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International