Инвалидлар декадасы кысаларында Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре «Язылу бүләккә» хәйрия акциясенә кушылдылар.
Акция барышында «Минем газета» басмасына язылу рәсмиләштерелде. Атналык газетаны мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче 10 гаилә, шулай ук өйдә социаль хезмәт алучы 30 ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнар һәм инвалидлар алачак.