ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

2020 елда Әлмәт шәһәренең мәшгульлек хезмәтен модернизацияләү чараларының берсе – гражданнарның тормыш хәлләрен чишү өчен хезмәт күрсәтү комплексын эшләү һәм гамәлгә кертү. Хәзерге вакытта «Озак вакытлы тәнәфестән соң хезмәт эшчәнлеген яңартырга омтылучы гражданнарга эшкә урнашуда ярдәм итү» һәм «Яшь белгечләр» дигән ике тормыш ситуациясе тормышка ашырыла.

Лаеш районының мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә инвалидлар декадасының чираттагы көне инвалид балаларның Лаеш техник-икътисад техникумына виртуаль экскурсиягә барулары белән истә калды.

9 декабрьдә билгеләп үтелүче Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне алдыннан Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге хезмәткәрләре балалары арасында «Без ришвәтчелеккә каршы» дигән темага рәсем конкурсы уздырылды. Конкурсның максаты – актив гражданлык позициясе һәм коррупциягә тискәре караш формалаштыру.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең массаж буенча шәфкать туташы Ольга Вискова «Кулларга массаж ясау» темасына гамәли дәрес үткәрде. Чараның максаты – социаль хезмәт алучыларны кул массажына өйрәтү.

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә хезмәт алучылар арасында «Әдәби утырышлар» социаль технологиясе бик популяр.

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыкара инвалидлар көненә багышланган «Яхшылык эшләсәң, яшәве күңеллерәк» дип исемләнгән тематик сәгать узды.

Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында биредә яшәүче мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр фотокүргәзмәсе, шулай ук «Без төрле, әмма без бергә!» дигән иҗади эшләр күргәзмәсе оештырылды.

Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсендә Халыкара инвалидлар көненә багышланган чара узды. Дәрестә «Ачык дөнья» клубыннан сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалид балалар катнашты.


7
декабрь, 2020 ел
дүшәмбе

Эш бирүчеләрнең кадрлар мәсьәләләрен хәл итү өчен Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге «Кече бизнесның кадрлар мәсьәләләре» һәм «Сезонлы эш предприятиеләрен кадрлар белән тәэмин итүгә ярдәм итү» дигән ике бизнес-ситуация эшләде һәм гамәлгә кертте.

«Татнефтегазстрой» ЯАҖ (ТНГС) 23 хезмәткәр алдындагы гомуми 412 мең сумлык бурычын түләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International