ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

Балаларга юлларда үз-үзеңне дөрес тоту культурасын кече яшьтән үк сеңдерергә кирәк. Нәкъ менә шуңа күрә шушы көннәрдә Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре «Балалар, әйдәгез юл йөрү кагыйдәләрен белик!» дигән чара үткәрделәр.

Инвалидлар декадасы кысаларында Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ата-аналар һәм балалар өчен татлы бүләк өчен матур төргәк ясау буенча мастер-класс узды.

7 декабрь көнне Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы 14 инвалид бала өчен «Дустыңа бүләк» дигән мастер-класс оештырдылар. Иҗади чараны 13 нче номерлы балалар сәнгать мәктәбе укытучысы М. М. Зольникова үткәрде.


8
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

Бөгелмә шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы шартларында чара куркынычсыз аралашу форматын, социаль дистанцияне һәм барлык кирәкле саклану чараларын исәпкә алып үткәрелде.

Бүген Казан шәһәре Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырды, шул исәптән инвалид гражданнар өчен дә. Чарада «Ренессанс Жизнь» ИК ҖЧҖ, «Горводзеленхоз» Трест МУП, «Бәхетле» ҖЧҖ, «Казметрострой» АҖ, «393 нче балалар бакчасы» муниципаль автоном мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, «ЖКХ Инвест Плюс» ҖЧҖ вәкилләре катнашты.

«Игелек салават күпере» хәйрия фонды ярдәме белән «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Бер-беребезгә яхшылык телик» дигән акция оештырдылар. Ул Халыкара инвалидлар көненә багышланган.

1 нче декабрьдән 10 нчы декабрьгә кадәр Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан «Игелекле эш» акциясе уздырыла. Ул өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы инвалидларга адреслы ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылды.

«Старость в радость» Хәйрия фонды онлайн режимында бик күп төрле чаралар үткәрә: викториналар, концерт программалары, мастер-класслар һ. б. Шушы көннәрдә «Ике йолдыз» дигән бик кызыклы онлайн-фестиваль узды. Ул социаль хезмәт алучының һәм учреждение хезмәткәренең уртак катнашуын күздә тотты.

Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре 4 декабрьдә уздырылган махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсенә йомгак ясадылар.

Татарстан хәрби комиссариатында Бөек Ватан сугышы Герое Семен Стародубцевның туганнарына бүләкләү кәгазьләре тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International