Тәтеш районында мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә хәйрия ярдәме күрсәтелде

2020 елның 8 декабре, сишәмбе

«Игелек салават күпере» хәйрия фонды ярдәме белән «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Бер-беребезгә яхшылык телик» дигән акция оештырдылар. Ул Халыкара инвалидлар көненә багышланган.

Акция кысаларында мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче 7 гаиләгә ярдәм күрсәтелде. Гаиләләргә җылы юрганнар һәм азык-төлек җыелмалары тапшырылды.

«Тәтеш балкышы» үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре фонд белән 2019 елдан бирле хезмәттәшлек итәләр. Бу вакыт эчендә «Игелек салават күпере» фонды тарафыннан Тәтеш районының 24 гаиләсенә ярдәм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International