«Старость в радость» Хәйрия фонды онлайн режимында бик күп төрле чаралар үткәрә: викториналар, концерт программалары, мастер-класслар һ. б. Шушы көннәрдә «Ике йолдыз» дигән бик кызыклы онлайн-фестиваль узды. Ул социаль хезмәт алучының һәм учреждение хезмәткәренең уртак катнашуын күздә тотты.
Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты да читтә калмады һәм әлеге иҗади чарада катнашты. Үзенең музыкаль талантларын 2 нче төркем инвалид Нина Георгиевна Кривилева күрсәтте. Ул инсульттан соң сөйләшми диярлек, әмма инде күптән «Лейся, песня» түгәрәгендә шөгыльләнә. Күптән түгел ул ялгызы да җырлый башлады. Чара кысаларында мәдәни оештыручы Любовь Капина белән бергә алар «Көз» җырын башкардылар һәм Россиянең төрле шәһәрләреннән тамашачыларны таң калдырдылар.
Мондый чаралар кешеләрне алга таба иҗади үсешкә этәрә, башкаручыларның да, тамашачыларның да кәефен күтәрә.