1 нче декабрьдән 10 нчы декабрьгә кадәр Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан «Игелекле эш» акциясе уздырыла. Ул өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә торучы инвалидларга адреслы ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылды.
Декада дәвамында социаль хезмәткәрләр үз карамагындагыларның йортларында генераль җыештыру үткәрәләр, инвалидлык аркасында тормыш эшчәнлеге чикләүләре булган социаль хезмәт алучыларның йорт яны территориясен кардан чистарталар.
Акциядә 17 социаль хезмәткәр катнаша, алар Югары Ослан районында яшәүче 30 кешегә ярдәм күрсәтәләр. Өлкәннәр мондый ярдәмгә шат һәм социаль тармак хезмәткәрләренә кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерәләр.