50дән артык Яшел Үзән кешесе махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсендә катнашты

2020 елның 8 декабре, сишәмбе

Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре 4 декабрьдә уздырылган махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсенә йомгак ясадылар.

Чарада шәһәрнең 6 предприятиесе һәм оешмасы катнашты. Алар 17 вакансия тәкъдим иттеләр: котельный операторы, кече тәрбияче, кухня хезмәткәре, җитештерү һәм хезмәт урыннарын җыештыручы, пешекче, савыт-саба юучы.

Вакансияләр ярминкәсенә эшсезләр һәм теләгән барлык гражданнар да килде – барлыгы 51 кеше, шул исәптән мәшгульлек үзәгендә исәптә торучылар арасыннан 40 кеше.

Эш эзләүчеләргә эш бирүчеләр белән әңгәмә узарга һәм булган вакансияләргә үз кандидатурасын тәкъдим итәргә, эш бирүчеләр тәкъдим иткән эш урыннары турындагы мәгълүмат белән танышырга, хезмәт законнары мәсьәләләре буенча консультация алырга мөмкинлек бирелде. Моннан тыш, килүчеләр игътибарына Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәгенең вакансияләр банкы тәкъдим ителде, анда 2000гә якын эш урыны исәпләнә.

Катнашучылар эшкә урнашу, эшмәкәрлек эшчәнлеген оештыру, шулай ук һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем алу мәсьәләләре буенча консультация хезмәтләре алдылар.

Гражданнарга консультация бирү өчен махсуслаштырылган вакантлы эш урыннары ярминкәсенә район социаль яклау бүлеге белгече чакырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International