«Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә дизайнер төргәкләре ясыйлар

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә ата-аналар һәм балалар өчен татлы бүләк өчен матур төргәк ясау буенча мастер-класс узды.

Чара балалар һәм ата-аналар арасында ышанычлы мөнәсәбәтләр, хезмәттәшлек күнекмәләрен формалаштыруга, бала үсешенә уңай йогынты ясауга юнәлдерелгән иде. Мондый дәресләр, оештыручылар сүзләренчә, катнашучыларның төрле яклап үсешен стимуллаштыра, кулларның вак моторикасын үстерүгә, балаларның һәм өлкәннәрнең иҗади потенциалын ачуга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International