Эльмира Зарипова: Бүләк үз героен табарга тиеш

2020 елның 8 декабре, сишәмбе

Татарстан хәрби комиссариатында Бөек Ватан cугышы Герое Семен Стародубцевның туганнарына бүләкләү кәгазьләре тапшырылды. Ул Кызыл Йолдыз һәм III дәрәҗә Дан орденнарына лаек була, әмма аларны ала алмый.

«Бүген Николай Стародубцев әтисе Семен Иванович лаек булган бүләкләрне ала. Аны 1944 елда Балтыйк буенда сугышканы өчен бүләклиләр», – дип билгеләп үтте Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Орденны туганнарына алырга туры килде, чөнки үз вакытында госпитальдә булган ветеранны бүләкли алмаганнар.

Министр сүзләренчә,тагын ун бүләк геройларның туганнарына тапшырылачак. Моннан тыш, бүген Бөек Ватан сугышында катнашкан, октябрьдә йөз яшьлек юбилеен бәйрәм иткән Бөек Ватан сугышы ветераны Гиндулла Сәхиповны Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләячәкләр.

«Мин дә татарстанлыларга мөрәҗәгать итәм: бабагызның яки бабагызның атасының юлын карагыз, балаларны таныштырыгыз. Аларның үзләренә дә кызык булачак», – дип мөрәҗәгать итте Татарстан халкына Эльмира Зарипова.

Семен Стародубцев исән булганда еш кына үз орденнары турында сөйләгән булган, тик аңа бары гаиләсе генә ышанган.

«Минем абыем Вася һәм әти еш кына медальләр турында бәхәсләшә иде. Абый әтинең бүләкләргә лаек булуына ышанмады. Янәсе, әгәр алар булса, медальләрне тапшырырлар иде. Мине бу мәсьәлә кызыксындырды, һәм менә алар табылды. Мин әтинең орденнары барлыгына ышандым», – диде ветеранның улы Николай Семенович. Ә аннан соң фронтовикның оныкчыгы Ярослав бабам кебек герой булырга теләр идем, дип өстәде.

«Мин бабамның әтисе кебек батыр булырга телим. Мин аны герой дип саныйм һәм аның өчен бик шат. Һәм бабам өчен дә, чөнки ул олы бабамның бүләген эзләп таба алды», – дип ассызыклады малай.

Россиядә «Халык хәтеренә» («Памяти народа») сайты эшли, анда һәркем үз туганының бүләкләү кәгазьләрен карый ала.

Сержант Семен Иванович Стародубцев 1944 елның 21 ноябрендә Вента елгасында саклану вакытында взвод составында дошманның дүрт атакасына каршы торган өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Аннары, взводны үзе белән ияртеп, дошманга һөҗүм итәләр. Бу көрәштә ул өч гитлерчыны юк итә һәм яраланып сафтан чыккан взвод командирын алыштыра.

III дәрәҗә Дан ордены Семен Ивановичка икенче батырлыгы өчен бирелә. 1945 елның февралендә Муцениэкида авыр яраланып, үз взводы белән җитәкчелекне дәвам итә һәм дошманның траншеясына бәреп керә. Куелган бурычны үтәгәннән соң гына сугыш кырыннан китә.

Фото чыганагы: «Татар-информ» МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International