Шушы көннәрдә Казанның Яңа Савин районы буенча гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә учреждение психологы «Көч чыганагы» дигән дәрес үткәрде.
Бүген Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гилманов Социалистик Хезмәт Герое Валентина Васильевна Сорокина белән очрашты. Ватан Геройлары көне уңаеннан аңа чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырылды.
Кукмара районы «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә «Компьютер белем әлифбасы» технологиясе тормышка ашырыла. Технологиянең максаты – өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучыларны компьютерда эшләү күнекмәләренә өйрәтү.
Инвалид спортчылар бочче, корнхол, шахмат кебек спорт төрләрендә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Турнирларда җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
Балачак унъеллыгының төбәк планы чаралары кысаларында 8 нче декабрьдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы «Минем гаиләм гербы» темасына онлайн-дәрес үткәрде. Анда 29 балигъ булмаган бала катнашты.
Инвалидлар декадасы кысаларында 6 декабрь көнне Тукай районы Әҗмәкәй авылының «Наиком Арена» спортның техник төрләре стадионында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мототерапия уздырдылар. Чараны оештыруда «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре катнашты.
Ел саен инвалидлар декадасы кысаларында Чистай шәһәре медиклар йорты микрорайонының 1 нче иҗтимагый территориаль советы рәисе Валерий Ваганов Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче иң актив һәм перспективалы яшь спортчыларны тәбрикли.
7 декабрьдә Лениногорск муниципаль районында ведомствоара түгәрәк өстәл булып узды, анда инвалид балалары булган гаиләләрнең проблемалы мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Чараны оештыручылар – «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм «Игелек бүләк ит» инвалид балаларның ата-аналарының җирле иҗтимагый оешмасы.
Лаеш районының мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә инвалидлар декадасы кысаларында чаралар дәвам итә. Яңа коронавирус йогышы таралу куркынычы аркасында күпчелек чаралар хәзер дистанцион форматта уза.
Казан шәһәре Вахитов районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә «Бергә булдырабыз» дип исемләнгән уен дәресе узды. Ул ситуатив-шәхси аралашу күнекмәләрен үстерүгә, мөмкинлекләре чикләнгән балигъ булмаганнарның интеллектуаль эшчәнлеген оптимальләштерүгә юнәлдерелгән иде.