Балаларга юлларда үз-үзеңне дөрес тоту культурасын кече яшьтән үк сеңдерергә кирәк. Нәкъ менә шуңа күрә шушы көннәрдә Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре «Балалар, әйдәгез юл йөрү кагыйдәләрен белик!» дигән чара үткәрделәр.
Балалар янына кунакка әкият персонажлары килде, алар балаларга юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерергә ярдәм итте. Уен формасында тәрбияләнүчеләр юл йөрү кагыйдәләре, юл билгеләре турында белемнәрен ныгыттылар, машина йөртүчеләр һәм пассажирлар булып карадылар.
Чарада шулай ук Арча районы буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре, профилактика бүлеге җитәкчесе Эльмира Мөхәммәтҗанова, юл-патруль хезмәте инспекторы Алмаз Әһлиуллин да катнашты. Алар балаларга истәлекле бүләкләр һәм караңгыда яна торган эмблемалар бүләк иттеләр.
Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый чаралар җаваплылык, үз-үзеңә ышаныч тәрбияләүдә мөһим роль уйный һәм балаларның юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәүгә аңлы мөнәсәбәтен формалаштыра.