«Кояшкай» үзәге тернәкләнүчеләре кул эшләре ясадылар

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

7 декабрь көнне Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы 14 инвалид бала өчен «Дустыңа бүләк» дигән мастер-класс оештырдылар. Иҗади чараны 13 нче номерлы балалар сәнгать мәктәбе укытучысы М. М. Зольникова үткәрде.

Педагог балаларга кул эше ясау адымнарын күрсәтте. Иң кечкенә реабилитантлар кәгазьдән матур чәчәкләрне әниләре белән бергә ясадылар. Балалар эшләре төрле, әмма үзенчә матур килеп чыкты. Һәр бала үзенең кул эшен өенә алып кайтып китте. Хәзер балалар кул эшләре белән бүлмәне бизи я үзләренең якыннарын шундый бүләк белән сөендерә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International