Казанның Яңа Савин районында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды

2020 елның 8 декабре, сишәмбе

Бүген Казан шәһәре Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырды, шул исәптән инвалид гражданнар өчен дә.

Чарада «Ренессанс Жизнь» ИК ҖЧҖ, «Горводзеленхоз» Трест МУП, «Бәхетле» ҖЧҖ, «Казметрострой» АҖ, «393 нче балалар бакчасы» муниципаль автоном мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, «ЖКХ Инвест Плюс» ҖЧҖ вәкилләре катнашты.

Эш эзләүчеләргә түбәндәге белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим ителде: мәгълүмати технологияләр бүлеге башлыгы, ПТО инженеры, техник эксперт, хисапчы, метрополитен куркынычсызлыгы хезмәтен тикшерү буенча инспектор, метрополитендагы полиция бүлеге хезмәткәрләре, финанс консультанты, кече тәрбияче, пешекче, кухня эшчесе, тракторчы, токарь, майлаучы, катнаш юл машинасы машинисты, автогрейдер машинисты, кар төягеч машинисты, электропоезд машинисты, электромеханик һ.б. Әңгәмә барышында эш бирүчеләр вәкилләре вакансияләр ярминкәсендә катнашучыларны хезмәт шартлары, ялланган персоналга карата таләпләр белән таныштырдылар, кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.

Вакансияләр ярминкәсенә 147 кеше килде. Казанлылар вакансияләр турында кирәкле мәгълүмат алдылар, хезмәт һәм мәшгульлек, һөнәри белем бирү һәм яңадан укыту мәсьәләләре буенча белгечләр консультацияләре алдылар.

Вакантлы эш урыннары ярминкәсе нәтиҗәләре буенча 24 эшсез граждан эшкә юллама алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International