Бөгелмәдә мөмкинлекләре чикле 20 кеше вакантлы эш урыннары ярминкәсендә катнашты

2020 елның 8 декабре, сишәмбе

Бөгелмә шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычы шартларында чара куркынычсыз аралашу форматын, социаль дистанцияне һәм барлык кирәкле саклану чараларын исәпкә алып үткәрелде.

5 эш бирүче мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарны эшкә урнаштыруны исәптә тоткан 7 вакансия тәкъдим итте. Мәшгульлек үзәге белгечләре, шулай ук эш бирүчеләр вәкилләре инвалидлыгы булган кешеләрне эшкә урнаштыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

Вакансияләр ярминкәсендә 20 кеше катнашты, 5 кешенең резюмесы эш бирүчеләр тарафыннан каралачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International