7 декабрьдә Лениногорск муниципаль районында ведомствоара түгәрәк өстәл булып узды, анда инвалид балалары булган гаиләләрнең проблемалы мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Чараны оештыручылар – «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм «Игелек бүләк ит» инвалид балаларның ата-аналарының җирле иҗтимагый оешмасы.
Түгәрәк өстәлдә башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары В. В. Друк, «Игелек бүләк ит» оешмасы рәисе Г. Р. Ногманова, Лениногорск РҮХнең баш табибы Р. Р. Амеров, балалар поликлиникасы мөдире Р. Ю. Максимова, «Исток-Башлангыч» үзәге директоры Е. И. Ахмеджанова, Республика матди ярдәм үзәгенең 26 нчы бүлек мөдире Р. И. Галимова, мәгариф идарәсе методисты Е. Д. Онюшкина, архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлегенең баш белгече Л. В. Громова, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе А. А. Мөхәммәтшин һәм социаль иминият фонды бүлеге белгече А. Н. Перовская катнаштылар.
«Исток-Башлангыч» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Н. А. Шалдаева катнашучыларга мөмкинлекләре чикләнгән балалары булган гаиләләр белән эштә кулланыла торган технологияләр, формалар һәм методлар турында сөйләде.
Инвалид балаларның ата-аналарын борчыган сораулар арасында: социаль ярдәм чаралары, өйдә белем бирүнең сыйфаты, шәһәрдә уңайлы мохит оештыру, район хастаханәсе биналарында мәгълүмати билгеләр булу һ.б. Барлык мәсьәләләр дә шәһәр башкарма комитеты тарафыннан алга таба хәл итү өчен контрольгә алынды.