Аксубайда Социалистик Хезмәт Героен хөрмәтләделәр

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

Бүген Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гилманов Социалистик Хезмәт Герое Валентина Васильевна Сорокина белән очрашты. Ватан Геройлары көне уңаеннан аңа чәчәкләр һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

Валентина Васильевна 1936 елның 27 февралендә Аксубай районының Михайловка поселогында туа. Җидееллык мәктәпне тәмамлый һәм урман кисүдә эшли башлый, аннары дуңгыз караучы булып эшли. 1985 елга кадәр Валентина Васильевна туган совхозында дуңгыз караучы булып кала, ә аннары симертү цехына күчә, анда 1991 елга кадәр эшли.

1971 елда Валентина Сорокина Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, 1973 елда Ленин ордены белән бүләкләнә. 1976 елның 23 декабрендә СССР Югары Советы Президиумы Указы белән Валентина Васильевнага Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International