Казанның социаль хезмәт күрсәтү үзәге инвалид балаларның ата-аналарына психологик ярдәм күрсәтә

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

Шушы көннәрдә Казанның Яңа Савин районы буенча гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә учреждение психологы «Көч чыганагы» дигән дәрес үткәрде.

Мондый дәресләр инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналарга психологик ярдәм күрсәтү, аларның эчке ресурсларын мобилизацияләүгә юнәлдерелгән.

Очрашу барышында ата-аналар белән аларның эмоциональ хәле һәм баланың уңышлы һәм бәхетле үсеше арасындагы үзара тыгыз бәйләнешне аңлауга юнәлдерелгән психокоррекцион әңгәмә үткәрелде. «Көч урыны» дигән визуаль медитация эчке киеренкелекне, арыганлыкны киметергә, катнашучыларның тормыш тонусын һәм көчен арттырырга ярдәм итте.

Психолог катнашучыларны үзрегуляция күнекмәләренә, эчке ресурсларны мобилизацияләү алымнарына өйрәтте. Дәрес «Кәеф рәсеме» арт-терапиясе белән тәмамланды.

Ата-аналар сүзләренә караганда, мондый дәресләр чыннан да алар өчен көч чыганагы булып тора, үзләрен яхшырак аңларга һәм тормыш һәм гаилә авырлыкларын җиңәргә булыша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International