Лаеш районының мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә инвалидлар декадасы кысаларында чаралар дәвам итә.
Шушы көннәрдә учреждениедә инвалид балаларның район китапханәсе хезмәткәрләре белән интерактив очрашуы булып узды. Яңа коронавирус йогышы таралу куркынычы аркасында күпчелек чаралар хәзер дистанцион форматта уза.
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан яшь реабилитантлар белән ватанның һәр кеше тормышында мөһимлеге, Татарстан Республикасының табигый һәм тарихи-мәдәни мирасы турында сөйләштеләр. Дәреснең практик өлешендә балалар «Халыклар дуслыгы» дигән гирлянда ясадылар.