Тукай районында беренче тапкыр мөмкинлекләре чикле балалар өчен мототерапия уздырдылар

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында 6 декабрь көнне Тукай районы Әҗмәкәй авылының «Наиком Арена» спортның техник төрләре стадионында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мототерапия уздырдылар. Чараны оештыруда «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре катнашты.

Мототерапия – мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен социаль юнәлешле хәйрия проекты. Элегрәк ул Италиядә генә үткәрелсә, хәзер бөтен дөнья буйлап киң таралган.

Әлеге чарада иң кыю балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты. Алар Тукай районында үзенчәлекле балалар өчен беренче мототерапиянең шаһитлары булдылар. Балалар узышчылар белән аралаштылар, квадроциклларда, чаналарда шудылар. Ике сәгать эчендә проек 20дән артык мөмкинлекләре чикләнгән кешене, шулай ук аларны озатып баручы затларны бәхетле итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International