«Юлдаш» интернат-йортыннан яшь спортчы-инвалидлар хәйриячедән бүләкләр алдылар

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

Ел саен инвалидлар декадасы кысаларында Чистай шәһәре медиклар йорты микрорайонының 1 нче иҗтимагый территориаль советы рәисе Валерий Ваганов Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче иң актив һәм перспективалы яшь спортчыларны тәбрикли.

Быел бүләкләү тантанасы 4 декабрьдә булып узды. Валерий Анатольевич шәһәр, муниципаль һәм республика ярышларында гына түгел, ә бөтенроссия чемпионатларында да катнашкан һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәткән яшьләргә азык-төлек җыелмалары тапшырды.

Бүгенге көндә «Юлдаш» спортчыларының 34 алтын, 33 көмеш һәм 27 бронза медале бар.

Интернат-йорт администрациясе Валерий Вагановка үзара нәтиҗәле хезмәттәшлек, һәр уртак проектка битараф булмаган мөнәсәбәт, өлкән яшьтәге гражданнар һәм яшь инвалидларның тормыш сыйфатын үстерүгә юнәлдерелгән ярдәм өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International