Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән «Без коррупциягә каршы» дигән темага профилактик әңгәмә үткәрделәр. Чара 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган иде.
9 декабрь көнне Казанда Ватан Геройлары көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чарада Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Социалистик Хезмәт Герое Радик Инсаф улы Җәләев катнашты. Геройны «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре озата йөрде.
9 нчы декабрь көнне Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең хезмәт буенча инструкторлары С. Г. Сергиенко һәм И. В. Окушко Яңа ел алды мастер-классы үткәрделәр. Иҗади чарада инвалид балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты.
Инвалидлар декадасы кысаларында Зәй районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге, яшьләр эшләре идарәсе, «Салават күпере» һәм «Дюймовочка» балалар бакчалары уртак ведомствоара чара – «Мәрхәмәтле йөрәк» акциясе оештырдылар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев Казанда Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюков өендә булдылар. Чарада шулай ук ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да катнашты.
Иртәгә, 10 декабрьдә, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова катнашында #ТатарстанОнлайн программасының туры эфиры узачак. Башлана 14.00 сәгатьтә.
Бүген Россиядә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле дата уңаеннан Татарстанда ике бүләк – Кызыл Йолдыз ордены һәм Дан ордены – үз геройларын тапты. Аларны Бөек Ватан сугышында катнашкан Гиндулла Сәхиповка һәм Семен Стародубцевның туганнарына тапшырдылар.
2020 елның 9 декабренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 49 360 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 4 295 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 2,43 % тәшкил итә.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 5 920 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 657 кешегә кимрәк.
Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе актив эшли. Социаль эш буенча белгеч индивидуаль һәм төркемле дәресләр үткәрә.
9 декабрьдән башлап Мәктәптә социаль хезмәткәрләр белән практик индивидуаль дәресләр үткәрелә. Дәресләрдә урын өстендәге яки аз хәрәкәтләнүче гражданнарга күрсәтелә торган социаль-көнкүреш хезмәтләрен оештыруда еш кабатлана торган хаталарга басым ясала, шулай ук авыруны түшәктә урнаштыру, күчерү, ашату кагыйдәләре карала.