Шушы көннәрдә Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгече Ринат Ипаров «Без барын да булдырабыз!» дип аталган өстәл уеннары һәм адаптив спорт төрләре буенча чемпионат оештырды. Анда төрле категория инвалидлар катнашты. Чара мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен махсус җайлаштырылган өстәл спорт уеннары, паралимпия спорт төрләре аша социаль хезмәт алучыларны социаль сәламәтләндерүгә, шулай ук инвалидларның җәмгыятькә интеграциясенә юнәлдерелгән иде.
Инвалид спортчылар бочче, корнхол, шахмат кебек спорт төрләрендә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Турнирларда җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.