Лениногорск районы балалары үз гаиләләренең гербын ясыйлар

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

Балачак унъеллыгының төбәк планы чаралары кысаларында 8 нче декабрьдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы «Минем гаиләм гербы» темасына онлайн-дәрес үткәрде. Анда 29 балигъ булмаган бала катнашты.

Чараның максатлары балаларда гаилә традицияләренә карата уңай мөнәсәбәт формалаштыру, туганнарына һәм якыннарына карата хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү иде.

Дәрес барышында балалар геральдик сәнгатьнең барлыкка килү тарихы, «символ», «эмблема», «герб» төшенчәләре белән таныштылар. Аларга гаилә гербының нинди булачагы турында сөйләргә, өйдә яшәүчеләрнең кызыксынуларын исәпкә алып, девиз уйлап табарга тәкъдим ителде.

Өй эше буларак балалар үз гаиләләренең гербын ясарга дигән бирем алдылар. Әзер эшләрдән күргәзмә оештырылды, ә һәр катнашучы грамота белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International