Казан шәһәре Вахитов районы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә «Бергә булдырабыз» дип исемләнгән уен дәресе узды. Ул ситуатив-шәхси аралашу күнекмәләрен үстерүгә, мөмкинлекләре чикләнгән балигъ булмаганнарның интеллектуаль эшчәнлеген оптимальләштерүгә юнәлдерелгән иде.
Чара сенсор бүлмәсендә узды. «Йорт төзиячәкбез» уены балалар өчен мавыктыргыч процесс иде, ул иҗади сәләтләрне, фикерләүне, фантазияне үстерүгә ярдәм итте. Психологка исә ул үсешнең иң проблемалы өлкәләрен диагностикалау, ачыклау өчен материаллар бирде.
Ком терапиясен куллану балаларга әкият дөньясына чумарга һәм үзләрен тылсымчы итеп тоярга мөмкинлек бирде. Ком белән рәсем ясау эмоциональ өлкәне гармонияләштерүгә ярдәм итте.