Кукмара районы «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә «Компьютер белем әлифбасы» технологиясе тормышка ашырыла.
Технологиянең максаты – өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучыларны компьютерда эшләү күнекмәләренә өйрәтү. Инновацион технология планына дәүләт хезмәтләре порталы хезмәтләреннән файдаланырга өйрәтү керә: табибка, вакытлы матбугат басмаларына язылу, коммуналь хезмәтләр өчен түләү һ.б. 2020 елда 19 кеше укыган инде.
8 декабрьдә «Дәүләт хезмәтләре сайтында эшләгәндә кулланучының электрон почтасы мөмкинлекләре» дигән дәреснең тыңлаучысы социаль хезмәтләр алучы Александра Ивановна булды. Эш тәртибе белән аны социаль хезмәткәр Гөлнара Ишаева таныштырды.