Агымдагы елның ноябрь-декабрь айларында республика социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең социаль эш буенча белгечләре өчен «Авыру һәм өлкән яшьтәге кешеләрне карау һәм реабилитацияләү буенча чараларны оештыру һәм үтәү» программасы буенча квалификация күтәрү курслары оештырылды.
Узган җомга «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре белән берлектә социаль хезмәт алучы гаиләләргә ведомствоара сәфәр оештырдылар.
2020 елның октябрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге «Туган як буйлап сәяхәт» дигән видеороликлар конкурсы үткәрде. Конкурсның максаты – балигъ булмаганнарны туган як тарихына һәм мәдәниятенә җәлеп итү, патриотик аңны арттыру.
Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Минем кече Ватаным» дигән чираттагы түгәрәк дәресе узды. Әлеге чарада өлкән төркемдә тәрбияләнүче малайлар катнашты.
Минзәлә муниципаль районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылары финанс грамоталылыгы буенча онлайн-укулар уздылар. Чаралар «Өлкән буын өчен финанс грамоталылыгы» проекты кысаларында үткәрелде, алар заманча финанс хезмәтләреннән куркынычсыз һәм грамоталы файдалану дәрәҗәсен күтәрүгә, шулай ук гражданнарны финанс җинаятьчеләреннән саклауга юнәлдерелгән.
Татарстанда «Демография» милли проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча эш дәвам итә. 1 нче декабрьдән 11 нче декабрьгә кадәр Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Рәзилә Ярмөхәммәтова «Авыру һәм өлкән яшьтәге кешеләрне карау һәм тернәкләндерү буенча чараларны оештыру һәм үтәү» программасы буенча квалификация күтәрү курслары узды.
Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү фондының «Әти-әни булу бәхете» социаль проектын тормышка ашыру кысаларында 14 декабрь көнне Биектау районының Чыпчык урта мәктәбендә «Уңыш һәм аның өлешләре», «Гармонияле кеше» дигән тренинглар узды. Чарада 45 балигъ булмаган бала катнашты.
Яңа ел алдыннан һәркем могҗизалар һәм бүләкләр турында хыяллана. Тылсымны аеруча балалар дулкынланып көтәләр. Чүпрәле районының «Теплый дом» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Яңа ел бүләкләрен ала башладылар инде.
11 декабрьдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында халык арасында сораштыру нәтиҗәләрен карау һәм ведомствоның 2021 елга максатларын һәм бурычларын билгеләү буенча Иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышы булып узды.
14 нче декабрьдә Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологлары булачак әниләр белән әниләрнең яңа туган балалардан иртә баш тартуларын профилактикалау һәм туучылар санын арттыру буенча «Яңа тормыш – өмет киләчәге» программасы кысаларында йомгаклау дәресе уздырдылар. Чара район үзәк хастаханәсе базасында узды.