Узган җомга «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре белән берлектә социаль хезмәт алучы гаиләләргә ведомствоара сәфәр оештырдылар Зәй районы гаиләләренең торак биналарында автоном янгын хәбәрчеләренең булу-булмавы һәм аларның төзеклеге, электр чыбыгының торышы тикшерелде, газ плитәләренә техник хезмәт күрсәтү үткәрелде.
Рейд барышында гаиләләр белән көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы, янгынга каршы датчикларны эксплуатацияләү буенча инструктаж үткәрелде, тематик белешмәлекләр бирелде. Шулай ук гаилә әгъзаларына йортта янгын барлыкка килүнең төп сәбәпләре турында сөйләделәр һәм көнкүрештә, шулай ук янгын чыккан очракта куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр.