«Туган як буйлап сәяхәт» конкурсында Казан малае җиңүче булды

2020 елның 16 декабре, чәршәмбе

2020 елның октябрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге «Туган як буйлап сәяхәт» дигән видеороликлар конкурсы үткәрде. Конкурсның максаты – балигъ булмаганнарны туган як тарихына һәм мәдәниятенә җәлеп итү, патриотик аңны арттыру.

Видеоэшләр экспертлар тарафыннан түбәндәге критерийлар буенча бәяләнде: тематикага туры килү, эчтәлекнең тирәнлеге, оригинальлек һәм образларның чагылышы.

Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Авиатөзелеш районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенең балигъ булмаган хезмәт алучысы Азат Сөнгатуллин конкурс кысаларында тамашачыларга Сөембикә манарасы турында риваятьләрнең берсен сөйләде. Видео Казанның тарихи үзәгендә, берничә локациядә төшерелде: Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда, Казан Кремле территориясендә, Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете янында, Татарстан Республикасы Дәүләт музеенда.

Азат Сөнгатуллин катнашындагы ролик кызыклы һәм үзенчәлекле булуы белән аерылып торды, жюри аңа 1 урын бирде. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Азатны лаеклы җиңүе белән котладылар һәм киләчәктә дә уңышлар теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International