ЯҢАЛЫКЛАР


15
декабрь, 2020 ел
сишәмбе

11 декабрь көнне Әлмәт шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Казанның «Бинк» социаль-эшлекле клубы белән берлектә эш бирүчеләр, зона эш төркемнәре, мәшгульлек үзәкләре белгечләре өчен «2020-2021 елларда хезмәт һәм мәшгульлек турындагы законнардагы үзгәрешләр һәм аларны куллану тәртибе» дигән темага семинар-киңәшмә үткәрде.

Әлмәт районында «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре автоном янгын хәбәрчеләрен кую эшен дәвам итәләр.

«Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре эшкә урнашмаган гражданнар белән очрашу оештырдылар. Чараның максаты – гражданнарга социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәме күрсәтү турында мәгълүмат җиткерү.

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Әлмәт районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк затларны диспансерлаштыру һәм өстәмә скрининглар үтү өчен медицина оешмаларына китерү эшен дәвам итә.

17 декабрьдә «Уңайлы мохит һәм туризм» бөтенроссия онлайн-форумы узачак. Форум дәүләт, иҗтимагый оешмалар, волонтерлык хәрәкәте һәм социаль эшмәкәрлек вәкилләре инклюзив өлкәнең иң актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыша ала торган уникаль дискуссия мәйданчыгына әвереләчәк.

14 декабрь көнне Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Максатлар картасы» дигән Яңа ел алды арт-терапия дәрес узды. Социаль хезмәт алучылар өчен чараны психолог Чулпан Галләмова үткәрде.

Тәрбияче Лариса Межарева белән бергә Чистай балалар йорты карамагындагылар үз куллары белән Раштуа фәрештәләрен ясадылар. Балалар аларны Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләргә тапшырдылар.

14 нче декабрь көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Лилия Зарифуллина «Очкынны янгынга кадәр сүндерәбез» дип исемләнгән викторина үткәрде. Чара дистанцион форматта узды, анда гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе карамагындагы 10 балигъ булмаган бала катнашты.

Яңа ел бәйрәмнәре һәм мәктәп каникуллары алды уңаеннан «Тәтеш балкышы» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә, шулай ук ведомство учетында торучы гаиләләргә ведомствоара чыгу оештыралар.

Тәтеш муниципаль районында инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә социаль яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр бирелде. Чараны «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре оештырды. Covid-19 вәзгыятенә бәйле очрашу дистанцион форматта, ZOOM платформасында узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International