11 декабрьдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында халык арасында сораштыру нәтиҗәләрен карау һәм ведомствоның 2021 елга максатларын һәм бурычларын билгеләү буенча Иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышы булып узды.
Ачык онлайн-тавыш бирүгә Иҗтимагый совет тарафыннан сайланган 15 максат чыгарылды. Алар ведомство эшчәнлегенең төп өлкәләренә кагыла: хезмәт мөнәсәбәтләре, халыкны эш белән тәэмин итү, социаль хезмәт күрсәтү һәм халыкны социаль яклау.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының өстенлекле бурычлары өчен барлыгы 7 942 кеше тавыш бирде. Ачык онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләренә таянып, Иҗтимагый совет утырышында Министрлык экспертлары, проектта катнашкан киң җәмәгатьчелек һәм экспертлар җәмәгатьчелеге фикерен исәпкә алып, киләсе елга 6 иң мөһим юнәлеш һәм эш индикаторларын билгеләде.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының 2021 елга халык алдында формалаштырылган максатлары исемлеге түбәндәгечә:
1. Хәерчелеккә каршы көрәш. Керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гражданнар санын кимендә 25 мең кешегә киметү;
2. Халыкның мәшгульлегенә ярдәм итү. Теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсен 1,5 % тан артык булмаган дәрәҗәдә саклау;
3. Гражданнар тарафыннан хезмәтләрне электрон рәвештә алу өчен шартлар тудыру. 2021 ел ахырына электрон гаризалар өлешен гомуми гаризалар саныннан 90 % ка кадәр җиткерү;
4. Аеруча мохтаҗларга ярдәм күрсәтү. Ихтыяҗ критерийларын исәпкә алып, түләүләрнең һәм социаль пособиеләрнең адреслылыгын 82,4 % тан 83 % ка кадәр арттыру;
5. Балигъ булмаганнарны эшкә урнаштыруда ярдәм итү һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссияләрдә исәптә торучы 85 % яшүсмерне өстенлекле эш белән тәэмин итү юлы белән гаиләләргә матди ярдәм күрсәтү;
6. Туры килгән эш эзләүдә ярдәм сорап мәшгульлек хезмәте органнарына мөрәҗәгать иткән пенсия яшендәге гражданнарның кимендә 35 % эшкә урнаштыру.