Озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү өчен җаваплы белгечләр һөнәри компетентлык дәрәҗәсен камилләштерәләр

2020 елның 16 декабре, чәршәмбе

Агымдагы елның ноябрь-декабрь айларында республика социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең социаль эш буенча белгечләре өчен «Авыру һәм өлкән яшьтәге кешеләрне карау һәм реабилитацияләү буенча чараларны оештыру һәм үтәү» программасы буенча квалификация күтәрү курслары оештырылды.

Программаның максаты – 2019-2021 елларга республикада өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча сынау проекты кысаларында авыру һәм өлкән яшьтәге кешеләрне карау технологиясен оештыру һәм үтәү өлкәсендә белгечләрнең һөнәри компетентлыгы дәрәҗәсен камилләштерү.

Укулар барышында авыручы кеше һәм аның туганнары белән эшләүнең психологик аспектлары, шулай ук авыру һәм өлкән яшьтәге гражданнарны карау нигезләре каралды; карау технологияләрен гамәлгә ашыру һәм озак вакыт карау системасын документлар белән тәэмин итү буенча бүлекчәнең (белгечләр төркеменең) эшчәнлеген оештыру буенча тәкъдимнәр алынды; авыруларны имин хәрәкәт иттерү һәм кичектергесез хәлләрдә беренче ярдәм күрсәтү буенча гамәли күнекмәләр каралды.

Укытучылар сыйфатында уку процессына «Старость в радость» Хәйрия фонды экспертлары, «Вита-Альфа» патронаж хезмәте белгечләре, медицина һөнәри белем бирү учреждениеләре укытучылары, шулай ук социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре җитәкчеләре һәм белгечләре җәлеп ителде.

Программаны уңышлы үзләштергән 43 тыңлаучыга квалификация күтәрү турында таныклыклар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International