«Ышаныч» үзәге белгече озак вакыт карау системасын булдыру кысаларында укулар узды

2020 елның 16 декабре, чәршәмбе

Татарстанда «Демография» милли проекты кысаларында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча эш дәвам итә. 1 нче декабрьдән 11 нче декабрьгә кадәр Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Рәзилә Ярмөхәммәтова «Авыру һәм өлкән яшьтәге кешеләрне карау һәм тернәкләндерү буенча чараларны оештыру һәм үтәү» программасы буенча квалификация күтәрү курслары узды. Чаралар «Региональ укыту-методик үзәге» өстәмә һөнәри белем бирү автоном учреждениесендә узды.

Укыту курслары социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү өчен җаваплы белгечләр өчен каралган һәм түбәндәге дәресләрне үз эченә ала:

- карау процессын оештыру принциплары һәм состав компонентлары. Кровинкель системасы буенча карау;

- чит кеше каравына мохтаҗ булган затлар белән аралашу үзенчәлекләре. Коммуникатив күнекмәләрне тиешенчә бәяләмәүгә бәйле проблемалар. Сенсорлы дефицит, когнитив һәм психик тайпылышлары булганнар белән аралашу үзенчәлекләре. Авыручыларга эмоциональ-психологик ярдәм күрсәтүнең әхлакый принциплары;

- карау буенча чаралар үткәрүнең сыйфаты күрсәткечлерен ачыклау һәм үлчәү. Аларның нәтиҗәлелеген бәяләү. Аз хәрәкәтәнүче (мобиль булмаган) гражданны карау буенча индивидуаль план;

- карау технологияләрен гамәлгә ашыру буенча бүлек (белгечләр төркеме) эшчәнлеген оештыру. Мобиль булмаган гражданнар белән чаралар оештыру;

- гражданинның ресурсларын һәм проблемаларын билгеләү. Карау буенча максатлар һәм чаралар. Карау нәтиҗәлелеген бәяләү. Аз хәрәкәтәнүче (мобиль булмаган) граждан белән индивидуаль дәресләр планлаштыру. Озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру һ.б.

«Укыту социаль-медицина грамоталылыгының дәрәҗәсен күтәрүгә, карау процедураларын үтәүнең гамәли күнекмәләрен алуга һәм социаль хезмәтләр алучыларга табибка кадәр ярдәм күрсәтү күнекмәләрен алырга ярдәм итте», – дип тәэсирләре белән уртаклашты Рәзилә Ярмөхәммәтова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International