ЯҢАЛЫКЛАР


17
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

16 декабрьдә Лениногорск районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Зилә Садыйкова «Гаилә хокуклары һәм бурычлары» дигән темага түгәрәк өстәл үткәрде. Әлеге чара ата-аналарда үз балаларын тәрбияләүгә җаваплы караш формалаштыруга юнәлдерелгән иде.

Суицидаль тотышны профилактикалау буенча «Тормыш матур!» программасы кысаларында шушы көннәрдә Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Ләйсән Насыйрова «Минем хыялым, теләкләрем» дигән арт-терапия дәресе үткәрде.

15 нче декабрь көнне Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә РФ Президенты грантына тормышка ашырыла торган «Төрле балалар – тигез мөмкинлекләр» проектын гамәлгә кертү буенча йомгаклау чарасы булып узды.


16
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.

2020 елның 16 декабренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 45 357 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 4 003 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 2,23 % тәшкил итә.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 5 233 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 687 кешегә кимрәк.

15 декабрьдә Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев булды. Тернәкләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре өчен Яңа ел бәйрәме оештырылды. Балалар шигырьләр укыдылар, һәркайсы хөрмәтле кунак кулыннан татлы бүләк алды.

Казан шәһәре Авиатөзелеш районының гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә иң яхшы Яңа ел уенчыгы бәйгесе игълан ителде. Анда социаль хезмәт алучы балигъ булмаган балалар катнаша ала.

Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» технологиясендә катнашучылар белән чираттагы гамәли дәрестә авыручыларга чисталыкта калырга һәм үзләрен уңайлы хис итәргә мөмкинлек бирә торган шәхси гигиена чаралары турында сөйләштеләр.

Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яңа эш методикаларын һәм технологияләрен кертү дәвам итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International