Хәйриячеләр «Теплый дом» приютында тәрбияләнүчеләрне Яңа ел бүләкләре белән сөендерделәр

2020 елның 15 декабре, сишәмбе

Яңа ел алдыннан һәркем могҗизалар һәм бүләкләр турында хыяллана. Тылсымны аеруча балалар дулкынланып көтәләр. Чүпрәле районының «Теплый дом» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Яңа ел бүләкләрен ала башладылар инде.

14 декабрь көнне социаль приютта кунаклар булып китте: «Буинскгаз» эксплуатация-җитештерү идарәсе җитәкчесе Шамил Латыйпов, бүлек җитәкчесе Ландыш Хәйретдинова һәм Чүпрәле район эксплуатация-газ хезмәте начальнигы Рамил Сабирҗанов. Кунаклар буш кул белән килмәде, алар балаларны Яңа ел бүләкләре белән сөендерделәр. Телевизор, яңа ел символы-сувениры белән татлы бүләк җыелмалары, маскарад костюмнары, бию өчен чешкалар, күлмәкләр, гирляндалар, тимераяк һәм башка спорт инвентаре – бер генә бала да игътибардан читтә калмады. Шулай ук «Буинскгаз» ЭҖИнең иганәчелек ярдәме белән приютның актлар залында сәхнә өчен чаршау куелды. Хәзер кечкенә социаль хезмәт алучыларның иҗади сәләтләрен һәм талантларын үстерү өчен барлык шартлар да бар.

Бүген «Теплый дом» приютында 25 бала, шул исәптән Буа районыннан 3 бала яши. Хәйрия визиты кысаларында алар барысы да Яңа ел сюрпризлары алды.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы «Газпром трансгаз Казань» ҖЧҖ вәкилләренә күрсәтелгән игътибар һәм яшь татарстанлыларга битараф булмаган мөнәсәбәтләре өчен ихлас рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International