Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм итү фондының «Әти-әни булу бәхете» социаль проектын тормышка ашыру кысаларында 14 декабрь көнне Биектау районының Чыпчык урта мәктәбендә «Уңыш һәм аның өлешләре», «Гармонияле кеше» дигән тренинглар узды. Чарада 45 балигъ булмаган бала катнашты.
«Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы белән үткәрелгән дәрестә яшүсмерләр гармонияле кешене ничек күзаллаулары турында фикер алыштылар, әлеге гармониянең өлешләре турында белделәр.
Дәреснең гамәли өлешендә балалар уен формасында үз-үзләрен тәкъдир итүне үткәрделәр, үз характерларының үзенчәлекләре һәм кешеләрдә нинди сыйфатлар кыйммәтләнүе турында сөйләделәр. Шулай итеп алар үзләренең коммуникатив потенциалларын арттырдылар, киләчәкнең шәхси программасын төзеделәр.
Дәрес яшүсмерләргә үз-үзләрен җайга салырга һәм стрессларга карата толерантлык дәрәҗәсен арттыруга ярдәм итте.