«Балкыш» приютында тәрбияләнүчеләр үз гаиләләренең тарихы белән кызыксыналар

2020 елның 16 декабре, чәршәмбе

Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Минем кече Ватаным» дигән чираттагы түгәрәк дәресе узды. Әлеге чарада өлкән төркемдә тәрбияләнүче малайлар катнашты. Дәрес барышында алар гаилә традицияләре турында белемнәрен киңәйттеләр, нәсел, туганнар, шәҗәрә, генеалогик агач (нәсел шәҗәрәсе) кебек төшенчәләр белән таныштылар, гаиләнең генеалогик агачын төзергә өйрәнделәр.

«Бу юнәлештә эш балалар коллективын берләштерде. Тәрбияләнүчеләрдә ата-бабалары өчен горурлык хисе туды, алар үз гаилә тарихы, традицияләре һәм шәҗәрәсе белән кызыксына башлады», – дип уртаклаша социаль приют педагогы Әлфинә Абдеева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International