Минзәләдә «Яңа тормыш – өмет киләчәге» программасының йомгаклау дәресе узды

2020 елның 15 декабре, сишәмбе

14 нче декабрьдә Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологлары булачак әниләр белән әниләрнең яңа туган балалардан иртә баш тартуларын профилактикалау һәм туучылар санын арттыру буенча «Яңа тормыш – өмет киләчәге» программасы кысаларында йомгаклау дәресе уздырдылар. Чара район үзәк хастаханәсе базасында узды.

Дәрес башында контроль диагностика үткәрелде: йөкле хатын-кызның мөнәсәбәтләре тесты һәм «Гаилә рәсеме» проектив методикасы. Булачак әниләр дәрес вакытында булган хис-тойгыларын, казанышларын, үзгәрешләрне бәяләделәр. Аннары алар бик теләп «Комплимент» һәм «Теләкләр агачы» күнегүләрен башкардылар. Борчылу дәрәҗәсен киметү һәм үз-үзеңә ышанычны арттыру максатыннан психологлар шулай ук «Ата-ана бәхете аланы» дигән релаксация дә үткәрделәр.

Чара ахырында һәр катнашучы үзенең кәефен һәм эмоциональ торышын 5 баллы шкала буенча бәяләде, дәресләр циклы турында үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты һәм «Әни шигырьләре – сабыйга» дигән буклет алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International