Минзәлә комплекслы үзәге хезмәткәрләре һәм хезмәт алучылары онлайн-укулар уздылар

2020 елның 16 декабре, чәршәмбе

Минзәлә муниципаль районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылары  финанс грамоталылыгы буенча онлайн-укулар уздылар. Чаралар «Өлкән буын өчен финанс грамоталылыгы» проекты кысаларында үткәрелде, алар заманча финанс хезмәтләреннән куркынычсыз һәм грамоталы файдалану дәрәҗәсен күтәрүгә, шулай ук гражданнарны финанс җинаятьчеләреннән саклауга юнәлдерелгән.

Барлык дистанцион дәресләрдә катнашканнан соң, 45 тыңлаучыга электрон сертификатлар тапшырылды.

Укуларның соңгы этабы финанс грамоталылыгы буенча 7-16 декабрьдә узган бөтенроссия онлайн-зачеты булды. Комплекслы үзәк хезмәткәрләре үзләренең финанс белемнәре дәрәҗәсен бәяләделәр, вклад, кредитлар, иминиятләштерү һ.б. турында 30 сорауга җавап биреп, исемле сертификатлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International