23 февраль алдыннан Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Снежанна Горбунова «Әти көне» дип исемләнгән спорт ярышы үткәрде.
Үткәрелгән дәреснең максатлары гигиена процедураларын үтәүгә аңлы мөнәсәбәт формалаштыру һәм үз сәламәтлегеңә сакчыл караш тәрбияләү иде.
2021 елның 10 февраленә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 33 532 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 724 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 1,65 % тәшкил итә.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 3 514 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 189 кешегә кимрәк.
Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Фән һәм технологияләр елы кысаларында белгечләр экспериментлау буенча дәрес үткәрде. Мондый чараларның максаты – балаларда танып-белү активлыгын һәм кызыксынучанлыкны үстерүгә ярдәм итү.
«Россия хәрби тарихының истәлекле даталары» проекты кысаларында Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Сталинград сугышында җиңүнең 78 еллыгына багышланган мәгълүмати сәгать узды. Чара балаларда патриотлык, Бөек Ватан сугышының хәлиткеч көрәшләрендә җиңеп чыккан кешеләр өчен горурлык тәрбияләү максатыннан үткәрелде.
Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 2020 нче ел нәтиҗәләре буенча җыелыш булып узды.
Рольле уен – баланы үстерүнең һәм социальләштерүнең нәтиҗәле алымнарының берсе. Чүпрәле районындагы «Теплый дом» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче И. В. Горбунова мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Хастаханә» дигән сюжетлы-рольле уен үткәрде.
Бүген Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә белгеч Мәдинә Хажарова «Бергә эшлибез» дип исемләнгән мастер-класс үткәрде. Чараның максаты – өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучыларны тернәкләндерү процессына якыннарын һәм туганнарын җәлеп итү.
Түбән Кама районы «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Сугыш хатын-кыз йөзле түгел...» социаль-гуманитар проектын тормышка ашыру кысаларында һәм үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләү максатыннан кичке киносеанс узды. Анда балалар Бөек Ватан сугышы елларында очучы-бомбардировщикларның батырлыгы турында документаль фильмнар карадылар.