«Россия хәрби тарихының истәлекле даталары» проекты кысаларында Түбән Кама районының «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Сталинград сугышында җиңүнең 78 еллыгына багышланган мәгълүмати сәгать узды. Чара балаларда патриотлык, Бөек Ватан сугышының хәлиткеч көрәшләрендә җиңеп чыккан кешеләр өчен горурлык тәрбияләү максатыннан үткәрелде.
Тәрбияләнүчеләр Сталинградны саклаучыларның батырлыгы турында видеосюжетлар карадылар, шигырьләр, Александр Розенбаум, «Любэ» төркеме башкаруында җырлар, нәфис әдәбият китапларыннан өзекләр тыңладылар. Шулай ук балалар урам, мәктәп, заводларның сугыш геройларының исемнәрен йөртүен белделәр.
Приютның музыка җитәкчесе Ирина Кузнецова Мамай Курганындагы «Сталинград сугышы геройларына» тарихи-мемориаль комплексы турында сөйләде, аннан соң тәрбияләнүчеләр мактаулы каравыл ротасы турында фильм карадылар.
«Хәзерге яшь буынга ул ерактагы сугыш вакыйгаларының чынбарлыгын кабул итү һәм аңлау авыр, шуңа күрә безнең бурыч – тәрбияләнүчеләргә мәгълүмат җиткерү генә түгел, аларда Бөек Ватан сугышы турында объектив күзаллау булдыру», – дип нәтиҗә ясады тәрбияче Галия Зайцева.