«Теплый дом» приютында тәрбияләнүчеләр сюжетлы-рольле уеннар уйныйлар

2021 елның 10 феврале, чәршәмбе

Рольле уен – баланы үстерүнең һәм социальләштерүнең нәтиҗәле алымнарының берсе. Чүпрәле районындагы «Теплый дом» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче И. В. Горбунова мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Хастаханә» дигән сюжетлы-рольле уен үткәрде.

Медицина атрибутларын файдаланып, балалар уен шартлары булдырдылар. Алар үзара табиб, пациент ролен бүлештеләр һәм төрле ситуацияләр уйнап карадылар. Уен вакытында балалар рольләре белән алмаштылар, педиатр, стоматолог, регистратор, пациент, аптекарь булырга өлгерделәр.

Дәрес тәрбияләнүчеләрнең сөйләмен һәм коммуникатив күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итте. Шулай ук балалар төрле белгечләрнең һөнәри эшчәнлеге турында тулырак белделәр һәм дәвалау оешмаларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белүләрен ныгыттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International