Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 10 февральдә тәрбиячеләр «Гигиена» дигән темага уен дәресе уздырдылар.
Чарада 25 кеше катнашты. Алар «Мойдодыр» мультфильмын карадылар, табышмаклар чиштеләр һәм тәрбиячеләрнең сорауларына җавап бирделәр. Шулай ук балалар белән шәхси гигиена предметларын танып белү буенча «Тылсымлы капчык» уены үткәрелде.
Үткәрелгән дәреснең максатлары гигиена процедураларын үтәүгә аңлы мөнәсәбәт формалаштыру һәм үз сәламәтлегеңә сакчыл караш тәрбияләү иде.